14:12
8.12.2012
Яңа сайланган Башкарма комитет бу минутларда беренче утырышын үткәрә. Утырыштан соң аның нәтиҗәләре игълан ителәчәк дип вәгъдә ителде.
14:44
8.12.2012
Хәзерге вакытта Башкарма комитеты рәис сайлый. #tatar
— Lenar Mukhamadi (@mukhamadi) 8.12.2012
15:01
8.12.2012
Башкарма комитетның яңа рәисе итеп янә Ринат Закиров сайланды.
15:13
8.12.2012
Башкарма комитетның бюросына сайланганнар арасында Сембердән Рәмис Сафин, рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин, РИУ ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, Сарытаудан Эдуард Ганиев, депутат Разил Вәлиев, Фәрит Уразаев, галим Дамир Исхаков һәм Уфадан Алик Локманов бар.