6 июньдә Көньяк хәрби мәхкәмә дүрт татарстанлы - Илһам Гомәрова, Илгиз Мөхәммәтгалиев, Хәйдәр Раззаков һәм Мөхәммәтвәли Шәйхетдиновны 13 елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм итте. Алар хәрби фетнә, бандада катнашу һәм хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә һөҗүм итүдә гаепле ди табылды.
Бу хакта Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде.
Петренко сүзләренчә, Тикшерү комитеты һәм ФСБ Гомәров, Мөхәммәтгалиев, Раззаков һәм Шәйхетдиновның 2000 елның 29 февралендә Псков десантчыларының 76нчы дивизиясенең 104нче полкының алтынчы ротасы торган позицияләргә һөҗүм итүдә катнашуын раслый торган дәлилләр туплаган. Мәхкәмә ачыклаганча, алар Чечня җирлегендә чечен кыр командиры Шамил Басаевның отряды катнашында хәрби бәрелешләрдә катнашкан.
Федераль иминлек хезмәте бу карар турында шәрехләп җинаять җаваплылыгыннан качкан башка кешеләрне эзләү чаралары дәвам итә дип белдергән.
2022 елның апрелендә Татарстанның алты кешесе тоткарлануы билгеле булды. Азатлык Радиосы бу хакта хәбәр итте. Ул вакытта Казан мәхкәмәсе, Чечняда Псков десантчыларына һөҗүм итүдә гаепләп тоткарланучыларны сак астына җибәрде.
Бу юлы хөкем карары чыгарылган дүрт кешедән тыш, тагын Айрат Камалетдинов белән Эдуард Вәлиәхмәтов бар.
Вот так язуынча, Тикшерү комитеты Камалетдиновка карата тикшерү эшен тәмамлап, 2025 елның март башында аның эшен мәхкәмәгә тапшырган. Аңа җинаять кодексының шул ук маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән.
Вәлиәхмәтов Псков десантчылары белән бәрелеш вакытында балигъ булмаган булган. Шуңа күрә аңа карата ачылган җинаять эше аерым теркәлгән. 2023 елның июнендә тикшерү эше тәмамланса да, Вәлиәхмәтовка чыгарылган карар турында билгеле түгел дип яза басма.
Мөселманнарның кайберләре тоткарланганнан соң, үзләрен Басаевның ярдәмчеләре түгел, ә корбаннары дип атаган иде.
Хәйдәр Раззаков Псков десантчылары белән бәрелеш вакытында чечен сугышчыларында әсирлектә булуын әйтте.
"Мин ул вакытта энемне укырга дип Чечняга алып бардым. Анда инде тынычлык урнашкан кебек тоелды. Әмма безне тоттылар. Мине кол кебек тоттылар, подвалга яптылар. Нәрсә кушсалар - шуны эшләдем. Ул бәрелеш вакытында (Псков десантчылары) мин инде анда түгел идем. Качып котылдым. Тыныч халык арасында яшәдем, аннары туган ягым Чаллыга кайттым", дип сөйләгән ул журналистларга.
Хөкем ителгәннәрнең тагын берсе - Илгиз Мөхәммәтгалиев 2000 елларда ук бу эшкә бәйле ярты ел төрмәдә утырып чыгуын, соңыннан амнистиягә эләгеп азат ителүен әйткән. Ул шулай ук Чечняга ислам диненә өйрәнергә баруын, ләкин әсирлеккә төшүен, чокырлар казуын һәм башка эшләргә җәлеп ителүен, әмма десантчыларга ут ачмавын әйткән.
Кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән Илһам Гомәров моңа кадәр дә террорчылык һәм корал саклау өчен хөкем ителеп, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2000нче еллар уртасында ул Татарстанда "Ислам җәмгыяте" террор оешмасының төбәк бүлеген булдыру эше нигезендә гаепләнде.
Тикшерү фикеренчә, ул 2021 елда Басаев күрсәтмәсе белән республикага кайткан, Чаллы, Алабуга һәм Азнакайда террорчыл оешмасы бүлекчәләрен булдырган һәм анда яңа әгъзалар җәлеп иткән. Имеш Гомәров һәм аның тарафдарлары 2005 елда Казанның меңъеллыгына багышланган бәйрәм чараларына каршы берничә террор гамәле әзерләгән, ягъни Чаллыда КАМАЗ ширкәтендә, Казан боралак заводында һәм "Нижнекамскнефтихим"да шартлау оештырырга, моннан тыш Татарстанның югары җитәкчеләрен урларга теләгән.
Илһам Гомәров сөйләвенчә, ул Чечнядагы Урум-Мартан шәһәренә 1999 елда, исламны өйрәнү өчен килгән, әмма берничә атнадан әсир төшкән. Үзе әйтүенчә әсирлектә булганда блиндажлар казырга һәм утын әзерләү белән шөгыльләнергә туры килгән. Хәрби әзерлеге турында сөйләгәндә Гомәров "Мәктәптә, башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә мин гел мишеньгә тидерә алмый идем. Минем авыруым бар – кулларым калтырый", дигән.
Тоткарлангач Казандагы мәхкәмә утырышы вакытында Гомәров залдан мәгълүмат чаралары вәкилләрен чыгарып җибәрүне таләп иткән. "Әле мин хөкем ителмәдем, ә матбугат мине гаепле кеше дип күрсәтәчәк", дип белдергән ул.
Эш мәхкәмәгә тапшырылгач та ул тикшерүчене ялган мәгълүмат бирә һәм хәрәмләшә дип эштән читләштерүне таләп иткән.
Җинаять эше фигурантларының барысы да Чечняда әсирлектә булуы турында сөйли, ә Айрат Камалетдинов әсирлеккә төшмәдем, ди.
"Бу хәлләр булганда мин Чаллыда идем. Кавказга иртәрәк, 1998 елның декабреннән 1999 елның мартына кадәр укырга барган идем. Ул тыныч вакыт иде, беренче Чечня сугышы беткән, икенчесе башланмаган вакыт. Ә хәзер безнең барыбызны җаваплылыкка тарталар. Димәк, заказ. Кемдер үзенә погоннар ясарга тели", дип белдергән иде ул "Реальное время" басмасы журналистына.
Элек Псков десантчыларына һөҗүм итү эшенә бәйле хөкем ителгән Арслан Таушев һәм Рәсүл Кошмнбетов әлеге эшнең уйлап чыгарылган һәм бары бер яшерен шаһит күрсәтмәләренә генә нигезләнгәнен әйтте. Әмма Чечня югары мәхкәмәсе аны кире прокуратурага кайтарудан баш тартты.
Русия Тикшерү комитеты мәгълүматларынча, Псков десантчыларына һөҗүмдә катнашы булган 29 кеше ачыкланган. Шуларның 19ы озак елларга иректән мәхрүм ителгән, бишесе эзләүгә бирелгән, тагын бишесенә вафат булу сәбәпле, эш туктатылган.
- 2000 елның 29 февралендә Чечняда Улус-Керт авылы янында Басаев һәм Хәттаб отряды 76нчы Псков дивизиясе десантчыларына һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, 84 хәрбинең гомере өзелә, 4 кеше яралана.
- Моңа кадәр Кавказ.Реалии әлеге һөҗүмдә катнашуда гаепләнгән 39 яшьлек Магомед Алханов тарихы турында язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум